Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конфуций институты студентлары татар балаларын Кытай мәдәнияте белән таныштырган
Укучыларга Кытай мультфильмнары, әкиятләре һәм рәсемнәре күрсәтелгән.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Конфуций исемендәге институт студентлары Кытай белән Россия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең 70 еллыгы уңаеннан «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» укучыларын Кытай мәдәнияте белән таныштырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә гимназия директоры урынбасары Гөлфия Гыйләҗева сөйләде.
«29 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр гимназиябездә Кытай балалар китабы күргәзмәсе узды. Ә чараларга килгәндә, студентлар татар балаларына кытай мультфильмнарын күрсәтте, укучыларыбызның исемнәрен кытай иероглифларында төсле кәгазьгә төшереп, кисеп алдылар, маска ясадылар, кытай әкиятләре сөйләнелде һәм бергәләп каллиграфия һәм рәсем ясарга өйрәнделәр», — диде ул.
Гөлфия Гыйләҗева сүзләренчә, Кытай мәдәнияте белән таныштыру чараларында бөтенләй дә кытай телен белмәгән балалар катнашкан. «Моннан тыш, алар язылган кәгазьләрдән карап бер өзекне сәхнәләштереп тә карады. Балалар бик канәгать калды, аларның дөньяга күзаллаулары тагын да киңәйде», — диде урынбасар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз