news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конфискацияләнгән 600 л исерткеч эчемлек бүген Самосырово полигонында юкка чыгарылды

Ел ахырына кадәр тагын 8 мең литрга якын алкоголь юкка чыгарылачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе конфискацияләнгән сыйфатсыз исерткеч эчемлекләрне бүген Казанның Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонында юкка чыгарды. Инспекциядән алынган хәбәрләргә караганда, барлыгы 600 литрдан артык сыеклык турында сүз бара. Шуларның 500 литрга якыны республикага пенза өлкәсеннән кертелгән “Кагор” шәрабе, калганнары - өй шартларында “куылган” көмешкә һәм куллану вакыты чыккан аз градуслы эчемлекләр. Бүген әле башкарачак эшләрнең бер этабы гына булды. Ел ахырына кадәр конфискацияләнгән тагын 8 мең литрга якын алкоголь юкка чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot