news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Конфискацияләнгән 3 мең 400 литр күләмендә алкоголь продукциясе юк ителде

Әлеге товарларның әйләнештән алыну сәбәпләре төрле

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә конфискацияләнгән 3 мең 400 литр күләмендә алкоголь продукциясе юк ителде. Әлеге товарларның әйләнештән алыну сәбәпләре төрле. Араларында куллану вакыты чыкканнары да, сыйфатсыз булганнары, тиешле документларсыз, таләп ителгән үрнәктәге маркадан башка сатуга чыгарылганнары, шулай ук өйдә куылган көмешкә бар.

Конфискацияләнгән продукцияне юкка чыгару берничә этапта узды, дип хәбәр итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте. 205 литр көмешкә һәм Ставрополь өлкәсеннән китерелгән коньяк таләп ителгәнчә түгегән. ГОСТ нормаларына туры килмәгән тагын 1888 литр күләмендәге алкоголь продукциясе Чистай шәһәрендә, конфискацияләнгән зур партия шулай ук Казан янындагы “Самосырово” чүплегендә юк ителгән. Аларның барысы “Геленджик” җәмгыяте җитештергән эчемлекләр.

Ике ел эчендә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Россия җитештерүчеләре һәм республикага сыйфатсыз алкоголь продукциясе кертүчеләргә каршы 12 суд эшендә катнашкан.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100