news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конференциядә катнашучылар Казандагы Универсиадага әзерлекнең барышы хакында фикер алышты
Видеоконференциядә катнашучылар Универсиадада куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм финанслау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 15 декабрь, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумына әзерлек барышында нәтиҗәле эшләгән видеокүпер бүген янә Мәскәү белән Казанны тоташтырды. Бу юлы аның көн тәртибенә Казанда 2013 елда узачак Универсиада, шулай ук аңа әзерлек һәм үткәрү белән бәйле мәсьәләләр кертелгән иде.
Алда торган Универсиадага барлык федераль министрлык һәм ведомстволар да диярлек җәлеп ителгән. Ведомствоара эшче төркемнең составы да шул хакта сөйли. РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры, төркем җитәкчесе Виталий Мутко алып барган видеоконференциядә Мәскәү ягыннан төрле федераль министрлык, агентлык, департамент, хезмәт һәм оешмаларның 40 ка якын җитәкчесе катнашты. Татарстан ягы да аннан ким түгел иде. Республика Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, “биредә безнең бөтен Татарстан Хөкүмәте җыелган”.
Видеокиңәшмәне ачып, Виталий Мутко алда торган Универсиаданың әһәмиятен билгеләп үтте, аны “гаять киң колачлы, Олимпия уеннары белән чагыштырырлык” чара дип атады. Һәм аңа бик җитди карарга чакырды.
Татарстан Премьер–министры Казанда Универсиадага әзерлек программасы буенча ниләр эшләнүе һәм алда ниләр башкарылачагы турында җентекле мәгълүмат бирде.
Ул студентлар уеннарына әзерлек барышында хәл ителергә тиешле барлык мәсьәләләргә диярлек кагылды. Универсиада объектларын төзеп файдалануга тапшырудан тыш, аңа урам–юл инфраструктурасын һәм транспорт челтәрен үстерү, “Казан” Халыкара аэропортын реконструкцияләү, мәгълүмати–коммуникация технологияләре һәм телетрансляцияләрне оештыру мәсьәләләре керә.
Видеоконференциядә катнашучылар Универсиадада куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм финанслау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Әлеге уңайдан “Куркынычсыз шәһәр” уртак программасын булдыру буенча махсус хезмәтләрнең инициативасы хупланды. Проблеманың әһәмиятен исәпкә алып, Универсиадага әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын Казанда узачак Бөтендөнья студентлар уеннарында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышларга карар кылынды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2