news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогының Казандагы беренче уенында 94 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән

Медицина ярдәме кирәк булганнарның берсе хастаханәгә салынган.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогының Казанда “Казан Арена” стадионында узган беренче матчында – Португалия һәм Мексика җыелма командалары уены вакытында  94 кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.
 
“Табиблар ярдәме кирәк булучылар арасында тамашачылар да бар. Гомумән алганда, Казанда уен узган көндә 32 футбол тамашачысына медицина ярдәме кирәк булды. Бер кеше хастаханәгә салынды”, – дип ачыклык кертте Гадел Вафин.
 
Министр сүзләренчә, 2 июньнән башлап медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләрнең саны 248гә җиткән. 
 
“Имгәнүләр азчылыкны тәшкил итә. Башлыча кан басымы, кискен тын юлы һәм баш авыртулары белән мөрәҗәгать итәләр”, – диде Гадел Вафин.
 
Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, Конфедерацияләр кубогы вакытында Казанда медицина препаратлары белән тәэмин ителешне җайга салу өчен 10 миллион 700 мең сум акча тотылган. "Футбол турниры өчен каралган һәр объект медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар, препаратлар һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин ителде”, – диде министр.
 
Исегезгә төшерәбез, Казанда Конфедерацияләр кубогының тагын 3 матчы:  22 июньдә –  Германия-Чили, 24 июньдә – Россия-Мексика һәм 28 июньдә беренче ярымфинал уены узасы калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100