news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогының икенче көн уеннары Чилиның ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде

"В" төркемендә чыгыш ясаучы калган ике команда – Австралия белән Германия җыелмалары бүген Сочида очраша.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Конфедерацияләр Кубогы футбол турнирының икенче көн уеннары Чили җыелма командасының Камерун футболчыларына каршы матчта ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде. Мәскәүнең "Спартак" стадионында узган уен 2:0 исәбе белән төгәлләнде.

Голларны Артуро Видаль (81 нче минут) һәм Эдуардо Варгас (90+ минут) кертте. Шунысын да әйтергә кирәк: беренче тайм азагында Чили җыелмасының керткән голы видео кабатлаудан соң саналмады – офсайд.

Шулай итеп, ике көн уеннан соң Конфедерацияләр Кубогында ике генә команданың уенын күреп булмады. "В" төркемендә чыгыш ясаучы калган ике команда – Австралия белән Германия җыелмалары бүген Сочида "Фишт" стадионында очраша.

Бүген турнирда шул бер матч кына каралган. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100