Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конфедерацияләр Кубогының иң өлкән волонтерына – 76, иң яшенә 14 яшь.
“Бездә яшь аермасы юк, чит телләр белсә, 101 яшьтәге кешене дә алабыз”, - ди Александр Карпов.
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр Кубогында иң өлкән волонтерга 76 яшь. Ул - Елена Константиновна Шаронова. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карпов әйтте.
“Бездә “көмеш” яшьтәге волонтер, дигән термин бар. Алар да үзләрен шулай дип йөртә башладылар. Конфедерацияләр Кубогы вакытында андый волонтерлар 50 дән артып китте. Бу саннар артып торды: бер әби икенчесен чакырды, икенче әби - бабайны. “Кыр”да эшләүче иң өлкән волонтерга – 76 яшь. Аның исеме - Елена Константиновна Шаронова, ә иң яшь волонтерга - 14 яшь. Аннан да яшьрәкне ала алмый идек, әлбәттә. Алары да укытучылары, оештыручы педагоглары белән көндезге сменада гына эшлиләр”, - диде Александр Карпов.
Исегезгә төшерик, Казанда Конфедерацияләр Кубогына 1260 волонтер җәлеп ителде. Шулай ук Кубок көннәрендә шәһәрдә хезмәт күрсәтүче 700 волонтер да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз