news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогының чираттагы көне Мексика футболчыларының җиңүе белән төгәлләнде

Әлеге төркемдә Яңа Зеландия командасы ярымфиналга чыгу мөмкинлеген югалтты.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Футбол буенча Конфедерацияләр кубогында кичә "А" төркемендә чыгыш ясаучы командалар икенче тур уеннарын уздырды. Көннең соңгы уенында Сочида Мексика һәм Яңа Зеландия командалары очрашты. Матч Мексика командасының җиңүе белән төгәлләнде – 2:1.

Әлеге уенга кадәр Россия футболчыларының Португалия командасына оттыруын (0:1) истә тотсак, безнең ил җыелмасы өчен Мексика командасының очко югалтуы отышлырак иде. Башта эшләр шуңа таба барды да – исәпне беренче булып 42 нче минутта Яңа Зеландия футболчылары ачты. Әмма тәнәфестән соң, уенның 54 һәм 72 нче минутларында, Мексика футболчылары җавапсыз ике туп кертә алды.

Әлеге очрашудан соң Мексика һәм Португалия җыелмалары 4әр очко, ә Россия командасы 3 очко туплады. Бер очкосы да булмаган Яңа Зеландия футболчылары ярымфиналга чыгу мөмкинлеген югалтты.

24 июньдә Казанда Россия-Мексика, ә Санкт-Петербургта Яңа Зеландия-Португалия командалары очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100