Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конфедерацияләр Кубогындагы волонтерларга, югары уку йортына кергәндә, өстәмә балл бирелә
"Турнирда катнашучыларга 10 га кадәр өстәмә балл бирелә ала, әмма соңгы сүз - барыбер уку йортлары карамагында", -ди Александр Карпов.
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр Кубогында катнашкан волонтерларга төрле ташламалар каралган. Шуларның берсе – уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирелү. Бу хакта Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном оешма директоры урынбасары Александр Карпов әйтте.
“Конфедерацияләр Кубогы волонтерларының киләчәге бар. Бу чарада катнашучы волонтерлар тулаем үзгәрде диярлек. Аларның дөньяны тану, фикерләү дәрәҗәсе дә үзгәреш кичерә. Быелгы волонтерлар составы 70%ка алышынды. Алар Универсиадада да, Су төрләре буенча дөнья чемпионатында да катнашмадылар. Быел без буыннар алмашынганын күрәбез. 2013 елгы яшь егет-кызлар инде мөстәкыйль шәхесләр булган”, - диде ул.
Конфедерацияләр Кубогы вакытында волонтерларны төрле бонуслар көтә. Шул исәптән, моңа ашау, киенү, бушлай транспорт картасына ия булу һәм тормышны иминиятләштерү дә керә.
Конфедерация Кубогы волонтерларына уникаль сувенирлар да биреләчәк. Аларны кибетләрдә табып булмый.
Турнир беткәннән соң, иң яхшы волонтерларны бүләкләү дә каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз