news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогында тупланган тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз – Камил Сәмигуллин

Бездән һәрвакыт: "Ничек итеп конфессияара дуслыкка ирештегез?" – дип сорыйлар, диде мөфти.

Конфедерацияләр кубогында тупланган тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз – Камил Сәмигуллин
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Конфедерацияләр кубогының конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгутыда роле” темасына фикерләре белән уртаклашты.

“Бездә бер-беребез белән әйбәт мөнәсәбәтләр урнашкан. Конфедерацияләр кубогы аны начарлата алмый, яхшыртырга гына мөмкин. Бәлки, бу турнир безгә тупланган тәҗрибәбез белән уртаклашырга сәбәптер. Бездән һәрвакыт: "Ничек итеп конфессияара дуслыкка ирештегез?" – дип сорыйлар. Моңа ирешүе бик авыр, шуңа һәркөн эш алып барырга кирәк. Моның өстендә күп эшләргә кирәк. Сез журналист буларак та моны сынап карый аласыз. Бездә чит ил журналистлары, Бауман урамында йөргәндә, конфессияләр арасында иң мөһиме дуслык булсын, дип әйтәләр. Бу дуслык халыкның канына сеңгән инде. Моңа ирешү бик мөһим. Бер-береңне яратырга өйрәнергә кирәк”, – диде Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100