news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогында Россия җыелма командасы беренче җиңелүенә дучар булды

Португалия составындагы бердәнбер тупны дөнья йолдызы Криштиану Роналду кертте.

Конфедерацияләр Кубогында Россия җыелма командасы беренче җиңелүенә дучар булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерация Кубогы вакытында стадионга җанатарларның иң күп килгән чагы Россия җыелма командасы уйнаганда һәм Криштиану Роналду кырга чыкканда була. Бүгенге көн шундыйлардан. Криштиану Роналду үзенең җанатарларын капкага кертелгән туп белән сөедерә алса, Россия җыелма командасы үзендәге төгәлсезлекләрне генә күрсәтә алды. Бу - һөҗүмчеләрнең тупны капкага эләктерә алмавы һәм сакчыларның кайвакытта  шул ук Криштиану Роналдуны саклап бетерә алмавы.

Беренче таймда Россия җыелма командасын танып булмады. Яңа Зеландия җыелма командасына каршы уендагы җиңүче рухы каядыр юкка чыккан иде. Әмма Барселона һәм Реал Мадрид кебек командалардан уенчылары булган Португалия командасына каршы Россия җыелма командасы үзен дәрәҗәле тотты.

Бердәнбер тупны Россиядә меңләгән җанатары булган Криштиану Роналду кертте. Бу - аның турнирдагы беренче тубы. Узган уенда ул нәтиҗәле пас ясый алган иде.

Станислав Черчесов җитәкчелегендәге Россия җыелма командасы икенче таймга бүтән команда булып чыкты. Россия командасы бер-бер артлы һөҗүмнәр ясап, Португалия капкачысы Руй Патрисиуны ут астында тотты.

Футбол, Конфедерацияләр Кубогы. А төркеме.
Россия – Португалия – 0:1 (0:1)
Голлар: Роналду (8', 0:1).

Россия җыелма командасы: Акинфеев, Васин, Джикия, Дм. Комбаров (Полоз, 68'), Кудряшов (Бухаров, 83'), Шишкин (Ерохин, 46'), Самедов, Глушаков, Головин, Жирков, Смолов.

Португалия җыелма командасы: Патрисиу, Пепе, Алвеш, Геррейро (Элизеу, 65') Седрик, Виллиам, Роналду, Андре Силва (Желсон Мартинш, 78'), Бернарду Силва, Адриан Силва (Данило, 82'), Андре Гомеш.

Сары карточкалар: Глушаков (26'), Джикия (72'), Самедов (76') – Пепе (57'), Бернарду Силва (71').

Бу уеннан соң, Португалия командасы А төркемендә - 4 очко белән 1 нче урында.
Россия җыелма командасы - 2 нче урында. Аның исәбендә - 3 очко.
Мексика командасы - 3 нче, Яңа Зеландия 4 енче урында.
Мексика белән Яңа Зеландия арасындагы уен бүген 21:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100