news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогында Криштиану Роналдудан күпне көтәбез – Бруно Алвеш

Португалия футбол җыелмасы сакчысы журналистлар белән аралашты.

Конфедерацияләр кубогында Криштиану Роналдудан күпне көтәбез – Бруно Алвеш
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ». Конфедерацияләр кубогы кысаларында Казанда беренче уеннарын уздырырга җыенучы Португалия футбол җыелма командасы сакчысы, заманында Санкт-Петербургның "Зенит" клубы өчен чыгыш ясаган Бруно Алвеш матбугат конференциясендә каләм әһелләре белән аралашты. 

"Без Конфедерацияләр кубогында әле беренче мәртәбә генә катнашсак та, дөньякүләм турнирларда катнашу тәҗрибәбез бар. Ләкин мондый турнирларда барысын да яңадан башларга кирәк. Биредә бер дәрәҗәдәге осталыкка ия командалар, үз континентларының җиңүчеләре җыелды. Көндәшлек җитди булачак. Тәҗрибә белән генә җиңүгә ирешеп булмый, уен кырында үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәтергә туры киләчәк", – диде Бруно Алвеш.

Ул шулай ук Португалия җыелмасы һөҗүмчесе Криштиану Роналдуга карата булган игътибарга бәйле үз фикерен дә җиткерде, футбол йолдызын Португалиянең "поты" дип атады.

"Криштиану Роналдуның безнең ил, команда һәм футболчылар өчен ни дәрәҗәдә кыйммәткә ия булуын  мин сүзләр белән генә бәяли дә алмыйм.  Аның белән уйнау гына да безнең уенчыларга күп әйбер бирә. Аның белән горурланабыз. Үз уен дәрәҗәсен Россиядәге турнирда күрсәтә алуына өметләнәбез. Конфедерацияләр кубогында Криштиану Роналдудан күпне көтәбез", – диде Алвеш.
 
Исегезгә төшерәбез, Португалия җыелмасы Казанга кичә кич килеп урнашты. Конфедерацияләр кубогы кысаларында Португалия футболчылары беренче матчын 18 июньдә "Казан Арена" стадионында Мексика җыелма командасына каршы уздыра. Моннан тыш алар 21 июньдә Мәскәүдә – Россия, 24 июньдә Санкт-Петербургта Яңа Зеландия командалары белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100