news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конфедерацияләр кубогында Германия футбол җыелмасы Австралия командасын отты

Дөньякүләм футбол турниры бүген Сочига барып җитте.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Германия футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогының төркем этабы беренче турында Австралия командасыннан өстен чыкты. Сочиның "Фишт" стадионында узган матч 3:2 исәбе белән төгәлләнде.

Җиңүче команда составында голларны Ларс Штиндль (5 нче минут), Юлиан Дракслер (44 нче минут, пенальтидан) һәм Леон Горецка (48 нче минут) кертте. Австралия командасыннан Томас Рогич (41 нче минут) һәм Томи Юрич (56 нчы минут) уңышка иреште.

Беренче тур уеннарыннан соң әлеге төркемдә Германия һәм Чили командалары исәбендә 3әр очко бар. Әлеге ике команда 22 июньдә "Казан Арена" стадионында очраша. Конфедерацияләр кубогында иртәгә 20 июньдә уеннар уздырылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot