news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогына сайланган волонтерлар 1,5 сәгать әңгәмә узган

Волонтерларга иң зур таләп – максатчанлык.

Конфедерацияләр кубогына сайланган волонтерлар 1,5 сәгать әңгәмә узган
Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карпов волонтерларга куелган таләпләр белән таныштырды.

“Һәрбер волонтер белән 15 минуттан – 1,5 сәгатькә кадәр шәхси әңгәмә уза. Әңгәмә вакытында кешенең шәхесе ачыклана. Үзләре турында сөйләгәндә стресска чыдамлылыгын тикшереп була. Волонтерларны сайлаганда алдан бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе булу да уңай карала. Бу чемпионат кына түгел, ә Татарстан буенча булган төрле чаралар да булырга мөмкин. Илебездә һәм республикабызда зур чаралар шактый уздырыла. Әлбәттә, волонтерларга иң зур таләп – максатчанлык. Әгәр дә гариза калдыручы үзенең нинди максат белән волонтер булу теләген әйтә ала икән, без аны кабул итәчәкбез. Кемдер дусларына гына ияреп, кайберләре кемнеңдер кушуы буенча гына килә”, – диде Александр Карпов.

Исегезгә төшерик, Казанда Конфедерацияләр кубогына 1260 волонтер җәлеп ителде. Шулай ук, 700 шәһәр волонтерлары да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100