news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конфедерацияләр кубогын кабул итәргә дүрт стадион да әзер – Виталий Мутко

Дөньякүләм футбол матчларын "Казан Арена" стадионы да кабул итеп ала.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын кабул итеп алырга Россиянең дүрт стадионы да әзер. Бу хакта "Россия-2018" оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко җиткерде, дип яза "Р-Спорт".   

Конфедерацияләр кубогы 2017 елның 17 июнь – 2 июль көннәрендә Казан, Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге дүрт аренада уза.

"Россия Конфедерацияләр кубогын уздырырга әзер. Барлык дүрт стадион да әзерләнеп бетте. Барлык шәһәрләрдә дә уен алды күнегүләре уздыру өчен өстәмә мәйданчыклар булдырылды. Барлык килешүләргә дә кул куелган. 2 июньгә кадәр хәл ителеп бетәргә тиешле сораулар да бар. Шул датага барлык кирәк әйбер дә оештыру комитетына тапшырылачак. Без турнирны иң югары дәрәҗәдә уздырырга тырышачакбыз", – диде Мутко журналистларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot