news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогын ачу уенында Россия һәм Яңа Зеландия командалары очрашты

Исәп хуҗалар файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогында Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командалары арасында беренче уен булды. Исәп хуҗалар файдасына 2:0 тәмамланды.

Конфедерацияләр Кубогында кереш сүзне Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм халыкара футбол берләшмәсе президенты (FIFA) Джанни Инфантино әйтте.

Россия җыелма командасы беренче минутлардан ук уенны үз өстенә алды.

Беренче тупны 31 нче минутта Россия җыелма командасы уенчысы Денис Глушаков капкага җибәрде, әмма туп автогол итеп исәпләнде. Россия җыелма командасы уенчылары футбол кырының көндәшләр ягында тупны алып, тиз генә Денис Глушаковны Яңа Зеландия капкачысы Стефан Маринович белән бергә-бер чыгарды. Мәскәүнең “Спартак” командасы ярымсакчысы тупны капкачының өстеннән җибәреп, туп Яңа Зеландия сакчысына эләгеп кереп китә.

Икенче тупны 69 нчы минутта Александр Самедов пасыннан соң, “Краснодар” командасы һөҗүмчесе Федор Смолов кертте.

Россия җыелма командасын капкачы Игорь Акинфеев, сакчылар Виктор Васин, Георгий Джикия, Федор Кудряшов, Юрий Жирков, ярымсакчылар Александр Самедов, Денис Глушаков, Александр Ерохин (Дмитрий Тарасов), Александр Головин, Дмитрий Полоз (Александр Полоз) һәм һөҗүмче Федор Смолов (Алексей Миранчук) яклады.

Казанның “Рубин” командасы уенчылары Максим Канунников һәм Руслан Камболов уенда катнашмады.

Россия җыелма командасы Конфедерацияләр Кубогында беренче уенын уздырды. Командалар ике төркемгә бүленгән, һәр төркемдә дүртәр команда. Россия җыелма командасы төркемендә Яңа Зеландия, Португалия һәм Мексико җыелма командалары бар.

Казан-Аренадагы беренче уен иртәгә Португалия һәм Мексико командалары арасында уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100