news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогын ачу тантанасында Татарстанны җырчы Алсу тәкъдим итте

Шулай ук Кубокны ачу тантанасында милли бәйрәмебез Сабантуй мизгелләре күрсәтелде.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов”). Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә Конфедерацияләр Кубогын ачу тантанасы һәм беренче уен булды. Кубокны ачу чарасында татарларның милли бәйрәме – Сабан туен сүрәтләделәр. Чагылдырылган бәйрәм  мизгелләрендә ат чыбышларын, капчык көрәшен, милли киемнәрне күреп, гармун моңын ишетеп була иде.

Татарстанны тәкъдим итүче бу чыгышта Россиянең зур һәм анда көнчыгыш халыклары да яшәвен күрсәтергә теләгәннәр. Шуңа да татар җырлары өчен гадәти булмаган музыканы ишетеп һәм биюләрне күреп була иде. Милли киемнәргә килгәндә, татарлар алтын бизәкләр төшерелгән кызыл һәм яшел күлмәкләрдән иде. Биюнең хореографлары – Станислав Литвинов, Влад Руденко. Курчакларны Нона Булыгина ясаган.

Татарстан чыгышын тәмамлап, Татарстанның халык җырчысы Алсу җырлады. Ул “Ак каен” җырын башкарды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100