news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында Казанда Португалия һәм Чили командалары очраша

Кубок өчен көрәшне дәвам итәчәк 4 команда да билгеле булды.

Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында Казанда Португалия һәм Чили командалары очраша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Россиядә уза торган Конфедерацияләр кубогының ярымфиналында катнашачак ике пар да билгеле булды.

Бүген "В" төркемендә соңгы тур уеннарында Германия командасы Камерун футболчыларын тар-мар итсә (3:1), Чили-Австралия җыелмалары очрашуы тигез исәпкә төгәлләнде (1:1).

Шулай итеп, 28 июньдә Казанда узачак беренче ярымфиналда "А" төркемендә беренче булган Португалия җыелмасы белән "В" төркемендә икенче урында калган Чили командасы очраша.

29 июньдә Сочида Германия-Мексика командалары каршылыгын тамаша кылачакбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100