Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында бүген Португалия һәм Чили командалары очраша
"Казан Арена" стадионында узачак матч 21.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Бүген Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында "Казан Арена" стадионында Португалия һәм Чили җыелма командалары көч сынаша. Матч 21.00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, төркем этабын Португалия футболчылары 7 очко белән беренче урында төгәлләде. Алар Мексика командасы белән тигез исәпкә (2:2) уйнады, Россия (1:0) һәм Яңа Зеландия (4:0) җыелмаларын отты.
"В" төркемендә чыгыш ясаган Чили футболчылары Камерун футболчыларын отты (2:0), Германия (1:1) һәм Австралия (1:1) командалары белән тигез исәпкә уйнап, 5 очко туплады. Шулай итеп, Чили командасы Германия җыелмасын алга үткәреп, үз төркемендә 2 урында калды.
28 июнь, 21.00. "Казан Арена". Конфедерацияләр кубогы. Ярымфинал. Португалия – Чили.
Икенче финалчы иртәгә Сочида, Германия һәм Мексика каршылыгыннан соң ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз