news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогы вакытында ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре 6 телдә аралашачак

Конфедерацияләр Кубогы вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә әзерлек барышында оештыру һәм гамәли чараларның барлык комплексы эшләнгән.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, 6 телдә сөйләшеп, Казанга Конфедерацияләр Кубогына килгән чит ил җанатарларына ярдәм күрсәтә алачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда Конфедерацияләр Кубогы FIFA- 2017 вакытында  куркынычсызлыкны тәэмин итүгә әзерлек тәмамланган диярлек. Оештыру һәм гамәли чараларның барлык комплексы эшләнгән. Идарә итү көчләре һәм органнары тулы әзерлектә.

Инглиз телен өйрәнү хезмәт күрсәтү вазифалары әзерлеген үтү кысаларында бара. Барыннан да элек бу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләренә кагыла. Конфедерацияләр Кубогы барышында алар ярышта катнашучылар һәм кунаклар белән турыдан-туры аралашачак.

2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм 2015 елгы Су төрләре дөнья чемпионаты тәҗрибәсен кулланып, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре махсус сүзлеккә кергән сүзләрне кулланачаклар.

Конфедерацияләр Кубогы матчлары барышында тиз генә (экстрен) җавап кайтару хезмәте операторлары тәүлек дәвамында алты телдә - рус, испан, инглиз, француз, кытай һәм алман телләрендә җавап бирәчәк. Матчлар вакытында немец, испан, португал телләрен белүче волонтёрларны, шулай ук Казан федераль университеты студентларын җәлеп итү каралган.

Бу көннәрдә чараларда катнашачак барлык хезмәткәрләрне “STAR ENGLISH” программасы буенча инглиз теленә, күнекмәләренә өйрәтү бара. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрылыгы,  ярыш көннәрендә чит ил гражданнары, ярышта катнашучылар белән килеп чыккан күңелсез очраклар турында хәбәр килеп ирешкәндә, бу хәлдән ничек бергәләп чыгып булу юлларын өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100