news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогы вакытында театрларда спектакльләр инглиз теленә тәрҗемәдә барачак

Театрлар, концерт заллары һәм башка мәдәни үзәкләр үз сезоннарын озынайтты.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында театрларда спектакльләр инглиз теленә тәрҗемәдә барачак
Рамиль Гали

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда куела торган спектакльләр инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Казан кунаклары өчен театр, концерт заллары һәм башка мәдәни үзәкләр үзләренең эш сезоннарын озынайтты. Бу хакта Казанның "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан "Конфедерацияләр Кубогының аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен матбугат үзәге"ндә Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында ике премьера да көтелә. 29 июньдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры - “Мин бишкә кадәр саныйм” (Я считаю до пяти) һәм “Әкият” курчак театрында “Хаврошечка” спектаклен күрсәтәчәкләр. Спектакльләр рус телендә куелачак. Теләгән кешеләргә махсус колакчыклардан инглиз теленә тәрҗемә барачак.

"Театрлар спектакльләргә билет бәясен күтәрәме?" дигән сорауга Айрат Сибагатуллин: “Сезонның кызган чагы”, - дип җавап кайтарды.

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Kazan Classic Fest исемле халыкара музыка фестивале башланып китә. Бу фестивальдә опера һәм балет театрында - өч опера, ике балет һәм ике бию ансамбле чыгышын карап булачак.

Фестивальне “Аида” исемле операдан башлап җибәрәләр. 23 июнь көнне - “Трубадур” операсы, ә 29 июнь көнне казанлылар һәм шәһәребез кунаклары “Евгений Онегин"ны тыңлый алачак. Шулай ук кунакларга балет классикасыннан “Лебединое озеро” һәм “Дон Кихот” күрсәтеләчәк. Фестивальдә Игорь Моисеев исемендәге бию ансамбле катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100