news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 150 меңнән артык турист килүе көтелә

Шуларның 800-1000е – Португалия һәм Мексикадан.

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 150 меңнән артык турист килүе көтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 150 меңнән артык кунак килүе көтелә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

“Шәһәрдә туристларның артуын үзебез дә күрә алабыз. Туристларның Бауман урамында, Кремльдә, аның яр буенда, кафе-рестараннарда бик тиз артуы сизелә. Саннар буенча исәпләргә әлегә авырырак, әмма безнең аэропортлар, вокзаллар, автобуслар көчәйтелгән график буенча эшли,” – диде ул.

Конфедерацияләр кубогындагы туристлар саны турындагы сорауга, Сергей Иванов: “Конфедерацияләр Кубогы вакытында без 150-200 мең турист көтәбез. Универсиада вакытында бу саннар 120 мең, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында – 150 мең иде. Футбол турниры вакытында туристлар күбрәк булыр дип уйлыйм,” – дип җавап бирде.

18 июнь "Казан Арена"да Мексика һәм Португалия җыелма командалары арасында беренче уен уза. Шуңа күрә, Казанда бу илләрдән дә туристлар көтелә. Сергей Иванов Казанга күпме генә чит ил җанатарлары килсә дә, беренче чиратта, бу уеннар Россия гражданнары өчен үткәрелүен азсызыклады.

“Миндә булган мәгълүматлар буенча, Мексика һәм Португалиядән җанатарларның саны күп түгел. Алар 800-1000 тирәсе. Мексикадан булган җанатарлар күбрәк, дип әйтергә була. Чит ил җанатарларының аз булуы ара ераклыгы белән бәйле. Аннары Кубокны үткәрү, беренче чиратта, оештыручы илнең җанатарлары өчен каралган,” – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100