news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы вакытында татарның милли ризыкларын күрсәтүче туристик маршрут бар

Бу маршрут буенча килгән кунаклар "Туган авылым", Иске Татар бистәсе һәм "Чәк-чәк" музеенда булачаклар.

Конфедерацияләр кубогы вакытында татарның милли ризыкларын күрсәтүче туристик маршрут бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә кунакларга оештырылган туристик маршрут турында сөйләштеләр. Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренә караганда, кунаклар Казанда гына түгел, ә Татарстанның барлык районнарындагы туризм үзәкләрендә булачак.

“Бездә бөтендөнья кунакларын каршы алу тәҗрибәсе бар. Барлык туризм урыннары да тулы көчтә эшли, бигрәк тә үзәк туризм урыннары. Кунаклар Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай һәм Тәтештә булачак. Алардан тыш Конфедерацияләр кубогы өчен махсус ике маршрут ачтык: “Тәмнәр Казаны” һәм “Казан – чын ирләр өчен”. Беренче маршрутта без Казанның милли ризыклары белән таныштырабыз, ә икенчесендә ир-атларга машиналарга тест-драйв, кылычлар белән сугыш һәм башка чаралар оештырабыз. Туристлар Казан белән генә түгел, ә районнардагы башка туристик урыннар белән дә танышачаклар", – диде ул.

Казанның туризмын үстерү комитеты директоры Дарья Санникова бу көннәрдә тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр яңа туристик маршрут ачылуы турында да әйтте.

Казанда Конфедерацияләр кубогы башлануга кафелар да аккредитация узган һәм үзләренең эшләү дәрәҗәсен бермә-бер арттырганнар. Килгән кунаклар татар, рус һәм башка халыкларның милли ризыкларыннан авыз итәчәк.

“Казан кафеларында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе югары. Безнең кафе һәм рестораннарда бик тәмле ашаталар, барлык ризыкларның сыйфаты югарыдан”, – диде Дарья Санникова. Ул шулай ук Конфедерацияләр кубогы вакытында барлык туклану урыннарында да кунакларга рус һәм инглиз телендәге меню каралганлыгын әйтте. Шулай ук һәр сменада инглиз телендә сөйләшүче хезмәткәрләр булачак.

“Тәмнәр Казаны” маршрутында кунаклар “Туган авылым” милли комплексында, Иске Татар бистәсендә һәм “Чәк-чәк” музеенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100