news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы вакытында шәһәрнең кайбер урамнары ябылачак

Бу – командаларның стадионга килүенә комачаулык итмәс өчен эшләнелә.

Конфедерацияләр кубогы вакытында шәһәрнең кайбер урамнары ябылачак
Султан Исхаков

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 17 июнь – 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда  футбол буенча Конфедерацияләр кубогы матчлары уза. Уен көннәрендә шәһәрдә шәхси машиналардан җәмәгать транспортына күчеп утыру дөресрәк булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татартсанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров җиткерде.

“Матч көннәрендә шәһәрнең кайбер урамнары ябылачагына әзер булырга кирәк. Бу турнирда катнашучы командаларның стадионга килүенә тоткарлык тудырылмас өчен эшләнелә. Хәрәкәткә кертелгән чикләүләр, гадәттә, “соңгы миль” прицибы буенча кертелә. Бу  - оештыручылар таләбе. Ә командаларны спорт объектларына илткән вакытта урамнар ябылмый. Бары тик аларның автобусын ЮХИДИ хезмәткәрләре генә озата барачак”, – диде Андрей Егоров.

Шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов ачыклык керткәнчә, чикләүләр булган очракта да шәһәр халкы һәм башкала кунакларына уңайсызлыклар мөмкин кадәр азрак тудырылачак.

“Футболчылар автобуска утырганда һәм төшкән вакытта урыннарда транспорт кына түгел, җәяүлеләр хәрәкәте өчен дә чикләүләр кертелә. Ләкин вакыт ягыннан мондый чикләүләр озакка сузылмый”, – диде Марат Хисаметдинов.

Сүз уңаеннан, матч вакытында Казанның 3 нче транспорт дамбасы барлык төр транспорт хәрәкәте өчен дә тулысынча ябык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100