news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда 2 меңгә якын волонтер җәлеп ителгән

Алардан бер яки берничә чит телне белү таләп ителә.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда 2 меңгә якын волонтер җәлеп ителгән
Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда 2 меңгә якын волонтер эшләячәк. Бу хакта Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе"  коммерцияле булмаган автоном оешма директоры урынбасары Александр Карпов әйтте.

Конфедерацияләр кубогында волонтер булырга теләүчеләрдән 8 мең гариза килгән. Шуларның 3,5 меңе икенче турга узган һәм 1260ы гына сайлап алынган.

“Волонтерлар белән без 2010 елдан бирле эшлибез. Бу вакытта 100 мең кешене җәлеп итә алдык. Алар спорт программасының барлык чараларында да үз өлешен кертә. Бу - командаларга төрле хезмәтләр күрсәтү һәм оештыру эшләрендә булышу”, - диде Александр Карпов.

Шулай ук шәһәр волонтерлары арасында да аерым сайлап алу булган. 1500 гаризаның 700е сайлап алынган. Алар шәһәрдә кунакларны кабул итүдә булышалар. Александр Карпов әйтүенчә, нәкъ менә алар Казанны кунакчыл шәһәр буларак күрсәтергә тиешләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100