Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конфедерацияләр Кубогы вакытында 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк
Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары – Федераль үзәктән.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Светлана Белова). Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәсендә.
“Тәртип сагындагылар саны Универиада вакытындагыга караганда әзрәк. Бу чараны оештыру үзенәлекләренә карап исәпләнә. Ничә объектта чара узачагы, күпме кунак булачагы исәпләнә һәм, шуннан чыгып, саклык чаралары билгеләнә. Бу юлы безгә 3,5 мең полиция хезмәткәре килә. Монда Россия Эчке эшләр министрлыгы да актив роль уйный, чөнки өстәмә көчләр бүлеп бирү карары – Федераль үзәктән”, - дип сөйләде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз