news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы уеннарында Казанга 150-200 мең турист килүе көтелә

Татарстан башкаласында туристлар күләме 40 процентка артачак.

Конфедерацияләр кубогы уеннарында Казанга 150-200 мең турист килүе көтелә
Расих Фасхутдинов

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Айгөл Мотыгуллина). FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогы узачак ике атна эчендә Казанга килүче туристлар саны 150-200 мең кешегә кадәр җитәчәк. Бу Татарстан башкаласына килүче туристлар санының гадәти күрсәткеченнән 40 процентка  артып китә, дип белдерде Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. 

Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанга килүче туристларга шәһәр буйлап, рус һәм инглиз телләрендә махсус экскурсияләр  тәкъдим ителәчәк. Башкала кунаклары республиканың төп истәлекле урыннарыннан тыш, махсус тәкъдимнәрне дә бәяли алачак. Мәсәлән, "Чын ир-атлар өчен Казан" эксурсиясе, "Казан" ипподромындагы чабышлар һәм башкалар. 

"Гадәти туристлык маршрутлары: Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай шәһәрләре  буенча программалар көчәйтеләчәк. Моннан тыш без, футбол җанатарларына берничә тәкъдм эшләдек, болар crazy чаралар. Теләгән кешеләр KazanRing автодромында узыша, парашюттан сикерә ала, Зәңгәр күлдә коена һәм стендка ату комплексында була алачаклар. Мондый турлар шәхси заказ буенча узачак, – дип җиткерде Сергей Иванов.

Махсус программаларга бәя бер кешегә 1700 сум тәшкил итә. Экскурсияләрне Казанның туристлык-мәгълүмат үзәгендә һәм шулай ук, 1 июньнән, республикада эшләрен башлаган  биш мәгълүмат чатырында сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогы уеннары вакытында Казан кунаклары һәм шәһәр халкы, һәр шимбәдә KAZAN театральләштерелгән фольклор тамашасын да карый алачак. Тамаша "Туган авылым" милли комплексы мәйданында узачак. Былтыр аны якынча 5,5 мең кеше тамаша кылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100