news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы матчларыннан соң тамашачыларны Казанда 130 автобус таратачак

Уеннарга кадәр һәм уеннардан соң өстәмә рәвештә шаттллар "Казан-Арена" һәм аэропорт, аэропорт һәм тимер юл вокзаллары арасында йөриячәк.

Конфедерацияләр кубогы матчларыннан соң тамашачыларны Казанда 130 автобус таратачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина).  Конфедерацияләр кубогы уеннары матчларыннан соң Казанда һәр көнне тамашачыларны өйләренә шәһәр буйлап 130 автобус таратачак. Бу хакта, бүген башкала мэриясендә узган матбугат конференциясендә Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Совет һәм Идел буе районнары, Дәрвишләр бистәсе юнәлешләрендә "Ветеренария академиясе" тукталышыннан китәргә мөмкин булачак. Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Вахитов районннарына җанатарлар Ямашев проспектындагы яңа тукталыштан китә алачак. 

Матчлар башланганчы һәм тәмамлангач шаттллар өстәмә рәвештә,"Казан-Арена" һәм аэропорт шулай ук  аэропорт белән "Казан-1", "Казан-2" тимер юл вокзаллары арасында йөриячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100