news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогы матчларына якныча 70 процент билет сатылган

"Россия-2018" оештыру комитеты җитәкчесе Алексей Сорокин сүзләренчә, җанатарлар арасында билетлар Россия җыелма командасы матчларына популяр.

Конфедерацияләр Кубогы матчларына якныча 70 процент билет сатылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Конфедерацияәр кубогы матчларына якынча 70 процент билет сатылган. Бу хакта, "Россия-2018" оештыру комитеты җитәкчесе Алексей Сорокин хәбәр итте, - дип белдерә ТАСС.

"Сатуда әлегә билетлар бар, ләкин 30 проценттан да артык түгел. Бу Конфедерацияләр кубогы өчен нормаль күренеш, чөнки без ярымфиналга, финалга кемнәр чыгасын, матчта өченче урын өчен кемнәр уйнаячагын белмибез. Конфедерацияләр кубогында билетларның барлык матчларга йөз процент сатылып бетүе хас түгел", - дип җиткерде Алексей Сорокин.

Аның сүзләре буенча, җанатарлар арасында башка командалар матчларына караганда, Россия җыелма командасы уеннарына билетлар популяр. 

Футбол буенча Конфедерацияләр кубогы 17 июньннән 2 июльгә кадәр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәм Сочида үтәчәк. Россия җыелма командасы А группасында Яңа Зеландия (17 июнь, Санкт-Петербург), Португалия (21 июнь, Мәскәү) һәм Мексика (24 июнь, Казан) командалары белән уйнаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100