news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конфедерацияләр кубогы матчларын тамаша кылачак җанатарларны теркәү башланды

Җанатарларны теркәү үзәкләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда ачылды.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). 2017 елда Конфедерацияләр кубогы узачак шәһәрләрдә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда җанатарлар паспортларын алу өчен тамашачыларны теркәү үзәкләре ачылды, дип хәбәр итә Россиянең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге FAN ID документы тамашачыларга матчлар узганда стадионга үтеп керү өчен кирәк, шулай ук ул тәртип саклаучылар эшенә ярдәм итәчәк. Бу документ 2017 елда да һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты ярышларына да билет сатып алган һәр тамашачыда мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Ул  чит ил гражданнарына яки гражданлыгы булмаган кешеләргә 2017 елда Конфедерацияләр кубогының беренче матчы башланыр алдыннан ун көн дәвамында һәм соңгы матчтан соң ун көн дәвамында Россиягә визасыз керергә мөмкинлек бирә. Җанатар паспортын алу өчен ярышларга билет яки ул билетны алырга хокук бирүче документны күрсәтү таләп ителә. Хәзерге вакытта FAN ID алу өчен www.fan-id.ru сайтында теркәлү узарга мөмкин. Бу паспортлар 2017 елның февраленнән бирелә башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot