news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр Кубогы балалар спорты үсешенә уңай йогынты ясый – Ольга Павлова

Аның фикеренчә, спорт компьютерны һәм начар гадәтләрне оныттырып тора.

Конфедерацияләр Кубогы балалар спорты үсешенә уңай йогынты ясый – Ольга Павлова
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә Россия Федерациясенең Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионатындагы илчесе Ольга Павлова да катнашты.  Ул турнирның Казанда узуының Татарстан балалары өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. 

“Конфедерацияләр Кубогы, чыннан да, балалар спорты үсешенә уңай йогынты ясый. Бүген күп кенә балаларның, компьютерларны һәм начар гадәтләрне онытып торып, стадионга килү мөмкинлеге бар. Анда алар спорт ярдәмендә нинди үрләргә ирешеп булганлыгын күрәләр”, - диде Ольга Павлова.

Матбугат үзәгендә Түбән Каманың 29 нчы мәктәп укучылары да бар иде. Алар ишегалды спорт төрләре буенча "Балалар спорты" Бөтенроссия фестивале этабының футбол ярышларында алтын һәм көмеш медальләр яуладылар. Алар берничә сәгатьтән башланачак Россия һәм Мексика җыелма командалары уенына билетлар белән бүләкләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100