news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфедерацияләр кубогы җанатары бизгәк авыруы белән хастаханәгә озатылган

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, хаста Россия гражданины түгел.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россиядә үткәрелә торган Конфедерацияләр кубогы җанатары бизгәк авыруы белән хастаханәгә озатылган. Бу хакта бүген медиаүзәктә узган матбугат конференциясендә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдерде, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Илнең баш дәүләт санитар табибы Россиядәге һәм чит илдәге йогышлы авырулар турында сөйләде.

"Кичә чемпионатның бер җанатарында бизгәк авыруы табылды, аны хастаханәгә озаттылар, хәле канәгатьләнерлек", – дип җиткерә Попова. Аның сүзләренчә, хаста Россия гражданины түгел.

Роспотребнадзор башлыгы шулай ук Россиядә хәзер бизгәк авыруы булмавын да әйтте.

Искәртеп узыйк, Конфедерацияләр кубогы матчлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда уза. Бүген Татарстан башкаласында Португалия һәм Чили арасында беренче ярымфинал матчы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100