Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көненә ике чынаяк чәй эчү гомерне озайта
Галимнәр чәйнең гомер озынлыгына уңай йогынты ясавын ачыклаган. Annals of Internal Medicine журналында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сәламәтлекне яхшырту өчен әлеге эчемлекне көненә ике чынаяк эчү дә җитә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Британия сәламәтлек саклау институты тикшеренүчеләре чәйнең йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясавын ачыклаган. Ярты миллионнан артык кешенең мәгълүматларын тикшереп, алар чәйне даими рәвештә эчү ун ел эчендә үлем-китем дәрәҗәсен 9-13 процентка киметергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.
Тикшерү күрсәткәнчә, чәйнең уңай нәтиҗәсе аның төрле өстәмәләр яки шикәр һәм сөт белән кулланылуына бәйле түгел.
Билгеләп үтелгәнчә, биредә кара чәй хакында сүз бара. Шуңа да карамастан, нәкъ менә чәйнең үлем-китем дәрәҗәсе кимүгә хәлиткеч йогынты ясыймы-юкмы икәнлеге төгәл ачыкланмаган. Чөнки сәламәтлекнең әлеге эчемлекне куллануга бәйле башка факторларын да истән чыгарырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз