news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондукторның баланы автобустан төшерергә маташуы турында мәгълүматны прокуратура тикшерә

Казанның күзәтчелек ведомствосы социаль челтәрләрдә таралган видеоны тикшерү оештырган, анда шәһәр автобусларының берсендә кондуктор, транспорт картасында акчасы булмау сәбәпле, баланы автобустан төшереп калдырырга маташуы сурәтләнгән.

Прокуратура кондуктор гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татарстанның Транспорт предприятиеләре ассоциациясе әлеге очрак турында комментарий бирә. Оешма 45 нче маршруттагы автобус камерасына төшерелгән тагын бер видеоны күрсәтте. Ул автобус эчендә башка ракурстан төшерелгән.

«Кадрларда видеоны махсус рәвештә тараткан хатын-кыз үзе күренә. Ул автобусның арткы мәйданчыгыннан тиз атлап килә, тиз генә видео төшерә һәм автобустан чыга. Шунысын искәртәм, бу хатын-кыз экипировкада була. Үзенең йөзен күрсәтмәс өчен, ул битлек кигәндер», - дип хәбәр итте Транспорт предприятиеләр ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

Шулай ук пассажир ташучылар ассоциациясе хәбәр иткәнчә, кондукторның малайны автобустан төшерергә маташуы турындагы мәгълүмат расланмаган.

Моннан тыш, пассажир ташучылар вакыйганың үз версиясен сөйли. «Академик Арбузов» тукталышында автобуска өч малай кергән. Аларның берсе кондукторга карта күрсәтә, анда акча булмый. Аннары малай картаны иптәшенә бирә һәм тегесе аны яңадан кондукторга тәкъдим итә. Җавап итеп, кондуктор аларга автобуста бара алуларын, ләкин картада акча булмавы һәм балансны тулыландырырга кирәк булуын әти-әниләренә әйтергә дип искәртә. Шуннан соң, балалар кондуктор белән тупас сөйләшә башлый - нәкъ шул вакытта вакыйганы видеога төшерә башлаган хатын-кыз килеп җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100