news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Татарстанда 10.00 сәгатькә сайлаучыларның 60,5 проценты тавыш бирде

«Барлык участокларда да куркынычсызлык чаралары үтәлә», — диде ул.

Кондратьев: Татарстанда 10.00 сәгатькә сайлаучыларның 60,5 проценты тавыш бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бүген 10.00 сәгатькә республикадагы сайлаучыларның 60,5 проценты тавыш бирергә килгәнен әйтте.

«10.00 сәгатькә тупланган мәгълүмат буенча, Татарстан сайлаучыларының 60,5 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Тавыш бирү өчен бөтен шартлар тудырылган, барлык участокларда да куркынычсызлык чаралары үтәлә. Татарстанлылар актив тавыш бирә. Участокларда 16 меңнән артык күзәтүче эшли», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Татарстанда ике көн дәвамында 2,9 млн сайлаучының 57,5 проценты тавыш бирде. VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә дәвам итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot