news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев сайлау көннәрендә булачак саклык чаралары турында сөйләде

Тавыш бирү башланырга егерме көн кала барлык сайлау участоклары кирәкле саклык чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Кондратьев сайлау көннәрендә булачак саклык чаралары турында сөйләде

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). 25 августка кадәр Татарстанның барлык участок сайлау комиссияләре Covid-19 авыруы таралуга каршы саклык чаралары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«25 августка кадәр барлык участок сайлау комиссияләре кирәкле саклык чаралары белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Ул тавыш бирү башлануга егерме көн кала эшләнәчәк. Гомумроссия тавыш бирүдә алай булмады», — дип билгеләп үтте Кондратьев.

«Үзәк сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссиясенең барлык әгъзалары да бертигез иминләштерелә. Ул сайлау комиссиясе рәисе яки участок сайлау комиссиясе хезмәткәре булуга карамый. Без 22 мең кешене норматив тәэмин итүгә өйрәтәчәкбез», — дип өстәде Кондратьев.

Сайлау вакытында участокларда даими тикшерү тәэмин ителәчәк, термометрия үткәреләчәк. Сайлаучылар өчен дезинфекция чаралары, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм истәлек өчен ручкалар каралган. Участокларда 1,5-2 метр социаль дистанциянең саклануы махсус күзәтү астында булачак.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узачак. Республика халкына ТР Президентын, җирле совет депутатларын, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасы һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100