news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев һәм Сабурская сайлаучылар хокукларын яклау турындагы килешүгә кул куйды

Азино һәм студентлар округы буенча Дәүләт Думасы депутатларын, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 17-19 сентябрьдә узачак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Андрей Кондратьев һәм Сәрия Сабурская сайлаучылар хокукларын яклау турындагы килешүгә кул куйды.

Бүген Казанда Дәүләт Думасына сайлауларында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская кул куйдылар.  

«Килешү сайлаучыларның хокукларын яклау максатларында үзара бәйләнешне күздә тота. Без мондый документка, яңа эш формаларын һәм законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып икенче тапкыр кул куябыз», — дип аңлатты Сәрия Сабурская.

Андрей Кондратьев билгеләвенчә, Үзәк сайлау комиссиясе һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты арасындагы хезмәттәшлек — көн дә алып барыла торган зур эш.

«Мондый килешүгә кул кую ул — бик мөһим этап. Ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең сайлау процессындагы җитди казанышларын һәм безнең сайлау кампаниясен үткәрү вакытындагы эшләребезне күрсәтеп тора. Безнең үзара хезмәттәшлегебез сайлау кампаниясенең яхшы нәтиҗәләренә китерер дип өметләнәм», — диде ул.

Документ нигезендә омбудсмен гражданнарның сайлау хокукларын бозу очраклары турындагы барлык мәгълүматларны Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрә. Шул исәптән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары ягыннан булган хокук бозу очракларын да карый. Әлеге фактлар нигезендә уртак карарлар кабул ителәчәк.

Беренче тапкыр мондый килешүгә 2016 елда кул куелган була. Узган елны Конституциягә үзгәрешләр кертүгә әзерлек вакытында һәм Татарстан Президентын сайлаганда омбудсмен һәм аның ярдәмчеләре төрле чыганаклардан килгән барлык хокук бозу очраклары турындагы мәгълүматны җыйганнар.

Кайнар элемтә аша гына да сайлауларга әзерлек вакытында барлыгы 150 шалтырату һәм Президент сайлаулары барышында 170тән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.

Кирәк чыкканда, аппарат хезмәткәрләре һәм җәмәгать ярдәмчеләре урыннарга чыгып тикшерүләр үткәргән. Барлык нәтиҗәләр турында бөтен мәгълүмат республика Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелгән.

Азино һәм студентлар округы буенча Дәүләт Думасы депутатларын, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 17-19 сентябрьдә узачак.

Федераль округ буенча Дәүләт Думасы депутатлары мандатына 14 сәяси партия дәгъва кыла, шул исәптән Татарстанда 112 кеше. Моннан тыш, бер мандатлы округларда 53 кандидат тәкъдим ителгән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100