news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Коронавируска карамастан, Татарстанда сайлау системасын саклап кала алдык

Республикада «мобиль сайлау» программасы буенча кабул итә торган 65 территориаль сайлау комиссиясе эшли.

Кондратьев: Коронавируска карамастан, Татарстанда сайлау системасын саклап кала алдык
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коронаврус инфекциясе таралуга карамастан, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Президент ярдәме белән республикада сайлау системасы тулысынча сакланып кала алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Бездә барлыгы 2810 сайлау комиссиясе эшләячәк — бу сайлаучыларның 21 меңнән артык әгъзасы дигән сүз. Әлеге механизм яхшы хәлдә һәм эшкә тулысынча әзер», — дип билгеләп үтте ул.

Андрей Кондратьев республикада 5 июньнән «Мобиль сайлаучы» программасы буенча гариза кабул итә торган 65 территориаль сайлау комиссиясе эшләвен әйтте.

Искәртеп үтик, Конституциягә төзәтмәләр кабул итү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot