news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев бүген сайлау участокларында хокук бозу очраклары булмавын әйтте

Сайлау участокларында хокук бозу очраклары турында хәбәр итү өчен 8 (800) 200-00-20 номерына шалтыратырга кирәк.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бердәм тавыш бирү көненең иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда тавыш бирү вакытында сайлау участокларында хокук бозулар теркәлмәгән. Бу турыда бердәм мәгълүмат үзәгендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сөйләде

«Бүгенге көнгә сайлау законнарын бозу очраклары юк. Фейк турында һәр хәбәрне аерым карарга кирәк. Безгә кайдадыр „Газельдә“ тавыш бирүләре турында хәбәр килсә, без видеоязмаларны һәм номерларны тикшерә башлыйбыз. Автобуслардан фейк фотографияләре һәм башка мөрәҗәгатьләр килә», — дип сөйләде ул.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, тавыш бирүнең беренче көннәрендә шикаять белдереп шалтыратучылар саны күп булган. Алар сайлау өчен автобусларның урында булмаулары яки соңга калып килүләре белән бәйле. «Без шунда ук катгый чаралар күрдек. Кичә шалтыратулар саны берничә генә булды», — диде спикер.

Хокук бозулар турында мәгълүматы булган һәркем 8 (800) 200-00-20 телефоны буенча кайнар элемтәгә шалтыра ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot