news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: Тавыш бирүгә йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәде

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: Тавыш бирүгә йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлау законнарын бозуга карата шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килмәгән. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауларның бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Тавыш бирү штат режимында уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау законнарын бозуга карата шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килмәде. Тавыш бирү барышына йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәгән», – диде Андрей Кондратьев.

Сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе җәмәгать күзәтүләр үзәгендә эш баруын да искәртеп узды.

«Иртән бөтен вакытны диярлек җәмәгать күзәтүләр үзәгендә видеокүзәтүләрне өйрәнүгә багышладым. Анда бик җитди эш бара дип әйтә алам. Ул кайнап тора. Үзәкне әзерләү буенча да зур эш башкарылды. Анда барлык экраннар, барлык комиссияләр эшләп тора, эксперт бәяләмәсе бара. Сезгә ешрак барырга киңәш итәм», – диде Андрей Кондратьев журналистларга.

Шулай ук, ул сайлаулар барышында агитация, җәмәгатьчелек фикерен тикшерү нәтиҗәләрен бастырып чыгару, сайлау нәтиҗәләрен фаразлау, сайлаулар белән бәйле башка тикшеренүләрне чыгару тыелган булуын әйтте.

«Бу тыюлар 12 мартта үз көченә керде һәм сайлау комиссияләре эше тәмамланганчы гамәлдә булачак», – диде Андрей Кондратьев.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗОда), вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100