news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында

Кондратьев: Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча өч көнлек тавыш бирү башланды. Республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00-20:00 сәгатькә кадәр эшли, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.

«Барысы да әзер, эшкәртелгән, бөтен җирдә процесс үз көчендә. Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында. Бүгенгә сайлау участоклары ачылганда, ниндидер гадәттән тыш хәлләр, шикаятьләр теркәлмәде», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында.

Ул сайлаучыларның тавыш бирү өчен берничә мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Беренчесе – теркәлгән яшәү урыны буенча. Икенчесе – өйдә тавыш бирү, әгәр дә сәламәтлеккә бәйле рәвештә, инвалидлык, мохтаҗ кешеләрне карау зарурлыгы яки сайлау участогына килергә мөмкинлеге булмаган башка җитди сәбәпләр булган очракта.

«Башка илгә командировкага яки ялга киткән кешеләр өчен тагын бер ысул бар. Дөньяның 152 илендә дипломатик вәкиллекләрдә тавыш бирү оештырылган. Россия Федерациясе буенча 1 миллионнан артык сайлаучы чит илдә һәм алар тавыш бирә алу-алмаулары турында кызыксына», – дип өстәде Кондратьев.

Ул шулай ук Татарстан сайлаучыларыннан кайнар линиягә 500 гә якын шалтырату булганын билгеләп үтте. Сорауларның күпчелек өлеше түбәндәгеләргә карый:

  • Участок комиссияләренең адресын төгәлләштерү – 16 процент;
  • Әлеге мизгелдә «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшләмәүгә үкенү – 7 процент;
  • Кандидатлар һәм сәяси партияләр турында сораулар – 7 процент;
  • Өйдә тавыш бирү буенча сораулар – 8 процент;
  • Сайлаучыларның паспорт мәгълүматлары үзгәрү белән бәйле сораулар – 16 процент.
news_right_1
news_right_2
news_bot