news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Татарстанның сайлау системасы югары әзерлек дәрәҗәсендә

Кондратьев: Татарстанның сайлау системасы югары әзерлек дәрәҗәсендә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның сайлау системасы югары әзерлек дәрәҗәсендә – барлык 2752 сайлау участогы һәм Мәскәүдәге экстерриториаль участок ачылды. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучылар форумында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

«Без традицион рәвештә онлайн-мәйданчыкта җыелдык. Әлеге форум пандемия чорында, очрашып аралашу мөмкинлеге булмаган вакытта, башлап җибәрелде. Һәм без бу форумны дәвам итәбез. Бүген без тиздән булачак сайлауларның ачыклыгы, легитимлыгы һәм иминлеге турында сөйләшергә телибез», - диде Кондратьев.

Ул өстәп әйткәнчә, республикада шулай ук барлык онлайн-сервислар эшли: мобиль сайлаучы, участокларда волонтерлар ярдәме һәм өйдән тавыш бирү.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауларда катнашу өчен кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot