news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Татарстанның сайлау системасы тавыш бирүгә югары әзерлек стадиясендә

Татарстанның сайлау системасы тавыш бирү көннәренә югары әзерлек стадиясендә. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

Россиядә 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак. Парламент составына 450 депутат сайланачак: 225 депутат — федераль партия исемлекләре буенча һәм шуның кадәр үк депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Федераль партия исемлекләре буенча сайлау кампаниясендә катнашуга 10 сәяси партияне тәкъдим итүче 80 кандидат теркәлгән. Алар «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия — Хакыйкать өчен», «Яңа кешеләр», Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунислары», «Яшелләр», Турыдан-туры демократия партиясе һәм «Ватан» партияләреннән катнаша.

«Татарстанда алты сәяси партиядән 32 кандидат катнаша. Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны үткәрү өчен республикада алты бер мандатлы округ булдырылган — Әлмәт, Мәскәү, Чаллы, Түбән Кама, Идел буе, Үзәк», — диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә шулай ук Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

«Анда өч кандидат катнаша — КПРФ, ЛДПР партияләреннән һәм үзен тәкъдим итүче. Муниципаль сайлауларда 202 мандатка 557 кандидат дәгъва итә», — дип аңлатты Кондратьев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 2,9 миллионнан артык сайлаучы булачак, аларның 43 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot