news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Татарстанда тавыш бирү өченче көн штат режимында бара

Кондратьев: Татарстанда тавыш бирү өченче көн штат режимында бара
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче, йомгаклау көнендә тавыш бирү штат режимында уза. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстанда нәкъ иртәнге сәгать 8дә барлык 2742 участок сайлау комиссиясе ачылды һәм эшкә кереште», – диде Кондратьев.

Ике көн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга килүчеләр саны 57,8 процент тәшкил итте.

Сайлау участокларында күзәтүчеләр, шул исәптән Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләренең халыкара миссияләре, шулай ук видеокүзәтү камералары эшли. Бүген БДБ илләре күзәтүчеләре республиканың муниципаль районнарында сайлау комиссияләре эше белән танышалар һәм сайлаучылар белән аралашалар. Көн азагында алар Казандагы сайлау участокларына баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot