Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кондратьев Татарстанда сайлаучылар өчен кайнар элемтәгә шалтыратулар турында сөйләде
Россия Президентын сайлаулар белән бәйле сораулар буенча кайнар элемтәгә Татарстан халкыннан 851 шалтырату булган. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
«Безнең оператив штабка килгән барлык сораулар да ике-өч минут эчендә карала, җавап бирелә. Кичә кайнар элемтә телефонына 815 сорау килде», – дип сөйләде спикер һәм мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтына килгәнен дә өстәде.
Шалтыратуларның күбесе «Мобиль сайлаучы» системасы буенча булган. Уңайлы участок сайлау өчен бу система 11 мартка кадәр кулланылды. Сайлау алды кампаниясендә бу сервисны 5 млн кеше, ә Татарстанда 108 мең кеше кулланган.
«Сервис эшләде, ул нәтиҗәле 108 мең кеше мөрәҗәгать иткән. барлык гаризалар да каралды, бу мәгълүматны эшкәрткәндә бер генә баш тарту очрагы да булмады», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Андрей Кондратьев 8 (800) 200-00-20 федераль номеры эшләвен дә искәртте. Бу номерга шалтыратып, президент сайлаулары буенча сораулар бирергә була. Әлеге номерга Татарстаннан килгән сораулар автомат рәвештә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсенә (8 (843) 292-84-33) күчерелә.
- Өч көн дәвам итәчәк Россия Президент сайлау кичә башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
- Сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз