news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Татарстанда сайлау тыныч, күңелле мохиттә уза

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау тыныч, күңелле мохиттә уза. Сәгать 12гә сайлауга килү күрсәткече барлык сайлаучыларның гомумит саныннан 32,2 процент тәшкил итә. Бу хакта Казанда Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Татарстанда сайлау сайлау тыныч, күңелле мохиттә уза. Республикада 2,9 млн сайлаучы исәпләнә, сайлау участокларында 16 мең күзәтүче эшли», – диде ул.

Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау иртәнге сәгать 7 дә старт алды. Шәһәр һәм районнарда 2760 сайлау участогы ачылды, шул исәптән 42се – сайлаучыларның вакытлыча булган урыннарында. Участоклар кичке 20.00 гә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot