Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кондратьев Татарстанда быел сайлауларның ни өчен бер көндә узуын аңлатты
Татарстанда быел сайлауларда тавыш бирү бер көндә узачак. Моннан тыш, дистанцион электрон тавыш бирү системасы кулланылмаячак. Бу хакта бүген «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Кайбер сәяси партияләр электрон тавыш бирүгә һәм күп көнлек тавыш бирүгә кискен каршы булуларын әйтә. Һәм бер генә иҗтимагый субъекттан да күп көнлек тавыш бирүне уздыру турында гаризалар килмәде», - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Кондратьев сүзләренчә, күп көнлек тавыш бирүне уздыру турындагы карар социаль таләп булган очракта кабул ителә. Ул искәрткәнчә, күп көнлек тавыш бирү Covid-19 пандемиясе чорында уздырылды.
«Ул вакытта социаль таләп бар иде, без участокларны бушатырга, сайлаучыларга төрле көннәрдә тавыш бирергә мөмкинлек бирергә тиеш идек. Гәрчә күп көнлек тавыш бирү – комиссия әгъзалары өчен бик зур психологик һәм физик киеренкелек. Һәм барлык өч көндә дә барлык объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк, ә бу – 2752 участок сайлау комиссиясе һәм 65 территориаль сайлау комиссиясе», – дип аңлатты Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул дистанцион электрон тавыш бирү быел Россиянең 23 субъектында гына үткәреләчәк, дип өстәде. Шул ук вакытта Кондратьев Татарстанның аңа техник яктан әзер булуын билгеләп үтте.
«Әмма бу сайлау компаниясенең нинди вазгыятьтә узуын аңларга кирәк. Интернет булачагына гарантияләр бармы. Бу очракта безнең сайлаучы тавышын югалтырга хакыбыз юк», - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз