Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кондратьев: Татарстан гадәттә актив тавыш бирә, бу юлы да шулай булыр дип өметләнәм
Татарстан гадәттә сайлаулар вакытында активлык күрсәтә, дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында. Ул бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза.
«Яңа гына сайлау участокларыннан кайттым. Төгәл 7:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы гимны белән барлык сайлау участоклары ачылды. Бу юлы хәтта Мәскәүдә Татарстан Республикасы вәкиллеге базасында бер сайлау участогы эшли. Махсус хәрби операция уздыру зонасындагы хәрбиләребезгә аерым игътибар күрсәтәбез. Биш участок ачтык: икесе — Донецк Халык Республикасында, тагын икесе — Луганск Халык Республикасында, берсе — Херсон өлкәсендә. Анда вакытыннан алда тавыш бирү уздырылды, ул инде төгәлләнде, бераз соңрак нәтиҗәләрне игълан итәчәкбез», – дип сөйләде Андрей Кондратьев.
Ул ассызыклаганча, Татарстан халкы гадәттә сайлауларда актив катнаша. Мондый тенденция бу юлы да сакланыр, дип ышаныч белдерде Кондратьев. Сайлауларга килүчеләр саны «ТНВ» телеканалы эфирында хәбәр ителеп барачак.
Моннан тыш, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, барлык участокларда да җәмәгать күзәтүчеләре эшли һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Сайлау участокларында 94 массакүләм мәгълүмат чарасының вәкилләре эшләячәк.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисе вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат.
Алар арасында «Бердәм Россия» (5,5 меңгә якын), «Яңа кешеләр» (1,5 мең), ЛДПР (510), КПРФ (465), «Гадел Россия» (353), «Россия коммунистлары», Россия пенсионерлар партиясе, «Яшелләр», «Яблоко» һәм «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте (160) вәкилләре бар. 2,6 меңнән артык кеше үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнаша.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан, Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз