Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьев: Тавыш бирү күп көнлек булганлыктан, «тынлык көне» каралмаган
22 августтан Россиядә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенең агитация чоры башлана, ул 18 сентябрьгә кадәр дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Тавыш бирү өч көн дәвам иткәнгә, ягъни күп көнлек тавыш бирү булганлыктан, бездә «тынлык көне» юк», - дип искәртте Кондратьев.
Аның сүзләренчә, кандидатларны федераль партия исемлекләре буенча теркәү инде тәмамланган. Татарстанда сайлауда федераль округ буенча 84 кандидат катнаша. Моннан тыш, бермандатлы алты округ буенча кандидатларны теркәү дәвам итә.
«Бермандатлы сайлау округларында бездә 34 кандидат бар, бүгенге көнгә шуларның 29ы теркәлгән», - дип ачыклык кертте ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
Көзен Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, тугызынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Бер үк вакытта республикада 50нче Биектау бермандатлы округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау үткәрелә — Азат Җиһаншин ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнгәч, мандат буш иде. Шулай ук кайбер муниципалитетларда яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарындагы бушаган урыннарга депутатлар сайлаячак. Тавыш бирү өч көн (18, 19, 20 сентябрь) дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз