news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Президент сайлаулары нәтиҗәсенә йогынты ясый торган хокук бозулар юк

Андрей Кондратьев: Президент сайлаулары нәтиҗәсенә йогынты ясый торган хокук бозулар юк
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Оператив штаб сайлауның беренче көне – 15 мартта тавыш бирү барышына һәм аның нәтиҗәләренә йогынты ясый торган хокук бозлар теркәмәгән. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Беренче көндә Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау законнарын бозуга карата шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килмәде. Сайлау участокларында хокук бозулар яки ниндидер хәвеф-хәтәрләр булмаган һәм оператив штаб тарафыннан теркәлмәгән. Тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый торган хокук бозулар да юк», – дип хәбәр итте Кондратьев.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, 15 март йомгаклары буенча, Татарстан халкының 37,7 проценты тавыш биргән.

  • Өч көн дәвам итәчәк Россия Президент сайлау кичә башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
  • Сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100